Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бәрәңгене кайчан утыртабыз?

Бәрәңгедән мул уңыш алу өчен аны кайчан һәм ничек утыртырга кирәклеген белергә кирәк. Төп кагыйдә - бәрәңгене бары җир җылынгач утырту мөһим.

Бүлбе салу тирәнлегендә (көрәкнең яртысы чамасы) туфрак температурасы 10-12 градус булырга тиеш. Иртә утырту яхшы уңыш бирми, чөнки салкын җирдә орлык үсә алмый. 

Җиргә бәрәңге утырту вакытын сайлауга аның сорты (иртә, соң һәм хәтта кышкы сортлар очрый), төбәк климаты, утырту ысулы (көрәк белән җиргә салу, салам астына салу, мотоблок белән туфракка чәчү йогынты ясый.  
Һәр төбәктә бәрәңге утырту өчен иң яхшы көннәр бар: көньякта, әйтик, март азагы, үзәк регионнарда – апрель азагы, Урал һәм Себердә бу – май аеның икенче яртысы һәм азагы. Кайбер тәҗрибәле бакчачылар ата-бабаларының тәҗрибәсен үзләштергәннәр һәм бәрәңге утырту вакытын сайлаганда халык сынамышларына таяналар. Мәсәлән, каен яфраклары 1 тиен акча зурлыгында булгач;  тузганак чәчәк аткач; шомырт агачының чәчәк атуы тәмамлангач. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев