Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

«Чаллы икмәге»ндә кыяр да үстерәләр - ФОТОЛАР

«Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте шәһәребезнең бюджетка күп салым кертүче предприятиеләренең берсе. Аны озак еллардан бирле, халкыбызның тәҗрибәле, тырыш, игелекле улы Рафаэль Сөләйманович Юнысов җитәкли. Биредә җитештерелгән тәмле кондитер ризыкларын Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә яратып алалар.

«Чаллы икмәге»ндә матурлыкка гашыйк җитәкче һәм кешеләр эшли. Рафаэль Юнысов тәкъдиме һәм ярдәме белән биредә барлык территорияне берсеннән-берсе матур чәчәкләр белән бизиләр. Бу эшне тәҗрибәле агроном, чәчәк үстерүче Әлфия Әхмәтҗанова башкара. Ул башта орлыкларны кайтарта, селекцияле чәчәк сортларның үсентеләрен теплициада үстерә. Аннары эскиз буенча утыртылган чәчәк композицияләре компания һәм кибет яннарын көзгә кадәр бизәп тора. 

Кыярны исә январьдан утырталар. Бу көннәрдә Әлфия ханым ярдәмчеләре белән бергә чәчәкләр өчен түтәлләр әзерләү белән мәшгуль.  Чәчәкләр сәламәт булып үссен һәм матурлыклары белән җәй буена күзләрне иркәләсен өчен нишләргә кирәк? Тәҗрибәле агроном киңәшләрен һәм «Чаллы икмәге»ндәге матурлык дөньясы турындагы язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укырсыз. 

Сәрия Гарипова фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев