Габидулла Хөрмәтуллин Равил Галиевка нинди җаваплы эш кушкан?
Безнең бакча

Габидулла Хөрмәтуллин Равил Галиевка нинди җаваплы эш кушкан?

Җырчы үзе ялга киткән.

Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин хатыны Нәзилә белән ялга китте. «Кыяр, помидор, борыч – барлык үсентеләрне Равил Галиев гаиләсенә калдырып китәбез», – дигән иде ул «Шәһри Чаллы»ның пятачок концертында.

Габидулла абыйның үсентеләрен җырчы Равил Галиевның хатыны карый икән.

– Иртә-кич һәркөнне башта Габидулла абыйларның үсентеләрен карап, кирәк икән су сибеп чыгам. Аллаһка шөкер, матур гына үсәләр. Кыяр үсентеләре 10 сантиметрга күтәрелде инде. Үтермичә үзләренә тапшырырга насыйп булсын, – диде Ландыш Галиева безгә. 

Фото/ Ландыш Галиева
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бакча билет ташлама дача пенсионер

Нет комментариев