Җиләк-җимеш куакларын, агачларын эшкәртәбез
Киңәшләрне тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина бирә.
Куакларны өч төрле эшкәртү сорала: төрле авырулардан, корткыч-бөҗәкләрдән һәм агач кәүсәләрен агарту. Беренче итеп авырулардан эшкәртәбез. «Бордоская смесь», бакыр купоросы яки инде башка төрле әзер препаратлар (исемнәре төрле була) кулланырга мөмкин. Инструкциясендә күрсәтелгәнчә, суга кушып, җилсез көнне, барлык ботаклары да юешләнерлек итеп сиптерәбез. Икенче эш итеп корткыч-бөҗәкләрдән профилактика ясыйбыз. Искра, фетоверм, биотлин һ.б препаратлар кулланабыз. Ике эшне берьюлы да эшләргә мөмкин. Ике төрле препаратны (бөҗәкләрдән+авырулардан) бергә кушып сиптерәбез. Өченче эш итеп агач кәүсәләрен агартып куябыз. Агарту язгы кояш кәүсәне пешермәсен өчен һәм шулай ук корткычлардан профилактика буларак та эшләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев