Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Җиләкләрнең файдасы

Июль-август айлары – җиләк-җимешкә мул вакыт. Чиядә кеше сәламәтлегенә файдалы матдәләр күп.

Чия составындагы кумарин тромблар барлыкка килүгә киртә тудыра. Шикәр авырулы кешеләр еш кына атеросклерозга бирешә, шунлыктан аларга чия бик файдалы.

Крыжовникта кандагы шикәрне киметергә, организмны токсиннардан чистартырга ярдәм итә торган үсемлек клетчаткасы бар. Фруктоза микъдары түбән булу сәбәпле, крыжовникны курыкмый ашарга ярый. 
Кура җиләге организмны картаюдан саклый, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта. Әмма анда фруктоза бик күп, шуңа күрә бу җиләк белән мавыгырга ярамый.

Карлыган кан тамырларын ныгыта, холестеринны киметә. Шикәр авырулы кешеләргә аның яфрагын салып пешергән чәе дә файдалы. Көнгә 20 карлыган ашау магнийга булган тәүлеклек ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен җитә. Бакча җиләге йөрәк эшчәнлеген яхшыртучы магнийга, С витаминына, фолий кислотасына, марганецка бай. Туңдырылганы да бик файдалы.

Җиләк туңдырдыгызмы? 

Җәйге муллыкны кышка бернинди югалтуларсыз саклыйсы килә. Моның иң дөрес юлы – аларны туңдыру. 
Җиләкләрнең барысы да туңдыру өчен яраклы. Иң мөһиме, алар чиста, коры һәм каты булырга тиеш. Туңдыру өчен артык нык пешкән җиләкне алмыйлар. 

Төп таләп: җиләк коры булырга тиеш. Югыйсә, ул бозланып ката, ә эреткәндә тәмен һәм файдалы матдәләрен югалта. Җиләкләрне юып, таратып киптерергә кирәк. Аннан җиләк өстенә шикәр комы сибәргә мөмкин. Ул артык дымны үзенә сеңдерәчәк. 

Җиләкләрне зур булмаган порцияләр белән туңдырыгыз. Бер эретелгән җиләкне кире туңдыргычка куярга ярамый. Җиләкне пакетта түгел, а пластик контейнерларда туңдыру уңайлы. Анда җиләкләр яхшырак саклана. Аеруча бакча җиләген, кура җиләген контейнерга салырга тырышыгыз. Чия, крыжовник, карлыган полиэтилен пакетта да яхшы тора. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев