Карлыган, крыжовник, кура җиләге куакларын тукландыру
Җиләк-җимеш куакларын, чия, слива, алма агачларын тукландыру өчен җайлы гына бер ысул бар.
Моның өчен монокалий фосфат препаратын кулланабыз. 10 литр суга 2 аш кашыгы препарат алына. Яхшылап болгатабыз. Алдан су сибеп куйган куак төпләренә 2шәр литр, агач төпләренә (зурлыгына карап) яртышар, берәр чиләк салабыз. Ашланган җир генә аш бирә. Тукландыргач, агач-куаклар ныгый. Авыруларга, корткычларга каршы торучанлыгы да арта.
Киңәшләре белән тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев