Октябрь аенда бакча эшләре
Октябрьдә эшләнәсе эшләр турында бакчачы блогерларның киңәшләрен барладык.
Октябрь аенда бакча эшләре
Көз җитеп уңыш җыелып алынса да, бакчада эшләр тәмамланмый әле. Октябрьдә эшләнәсе эшләр турында бакчачы блогерларның киңәшләрен барладык.
– Кыраулар төшкәннән соң виноградны кисәргә кирәк. Көрән төскә кергән яхшы ботакларын 7-8 бөре санап менеп кисәргә. Шундый 4-5 ботак калдырсаң, язын шул 7-8 бөредән ботаклар үсеп менә. Шулар чәчәк ата. Картайган ботакларны кисегез. Алар үсемлекнең көчен генә алып тора, ул ботакларда виноград елдан-ел вак була. Кисәсез дә, ботакларны бәйләп, бөгеп саласыз. Бу эшне артык суыкларга киткәнче эшләргә кирәк, алайса ботаклар сыначак. Көндез 4-5 көн рәттән температура -4 ,-5 торганнан соң төрергә кирәк. Шул 4-5 көндә алар чыныга. Чүпрәк капчыклар белән төреп, юешләнмәскә рубероид капларга мөмкин. Кырау сукканнан соң яфраклары коелып бетмәсә, селкетеп карагыз, коелып бетәчәк. Быел утырткан яшь виноградларны көндез -1 торганда каплагыз.
– Виноградны тамырландыру ысулы: кискән ботакларны 3 бөре калдырып үзенең агачы янына чокыр казып күмеп куярга.
– Көздән утыртып калдырыр өчен Свифт, Сеншуй, Стурон, Троян, Кармен суган сортлары яхшы.
– Җир туңгач кына слива, чия төшен утыртсаң - язын шытып чыгачак.
– Сарымсакны бакчаның иң кояшлы җиренә утыртсаң яхшы. Иң эреләрен сайларга кирәк, эредән эре була, вактан - вак уңыш була. Сарымсакны 15 октябьгә кадәр утыртып бетерергә. Гадәттә аны җир суына башлагач, агачта яфраклар саргая башлагач утырталар.
– Кәбестәне алырга иртә әле. Тотрыклы салкыннар җиткәч кенә, һава торышы – 6, -8 градусны күрсәткәндә кәбестә уңышын җыялар.
– Кура җиләген кисү буенча киңәшләр: ремонтант булса иң яхшы 2-3 ботакны 70-80 см калдырып кисәбез, калган ботакларын җирдән үк кисеп ташлыйбыз. Ремонтант булмаса, бөтен яхшы быелгы ботакларны 80 см тирәсе калдырып кисәбез, нечкә, карт ботакларын бөтенләй кисеп ташлыйбыз.
Көз көне нинди чәчәкләр утыртып калдырырга
Берьеллыклар: бapxaтцы, вacилeк, кocмeя, нacтуpция, aмapaнт, дeльфиниум, мaттиoлa, мәк, кашкарый, канәфер, xpизaнтeмa.
Икееллыклар: мapгapитка, виола һ.б.
Күпъеллыклар: кыңгырау, пpимулa, канәфер, кашкарый, лаванда, гипcoфилa, дeльфиниум, люпин, роза.
Флоксыларның орлыгын җыеп алырга мөмкин
Орлыгын алыр өчен, кипкән чәчкәләрен кисеп алып, газета битенә җәеп орлыкланганчы тотарга кирәк. Кайберләре яшел була, аларны куагында калдырсаң, шартлап таралырга мөмкин. Җир туңгач туң җиргә утыртабыз, өстенә әзерәк туфрак салабыз. Су сибәргә кирәкми.
Компостка нәрсә салырга
Бакчаны җыештырып чыгаргач барлык киселгән чәчәкләрне, йолкынган үләннәрне компостка салырга мөмкин. Коелган агач яфраклары да компост өчен яхшы, аеруча көрән төслеләре тизрәк таркалачак. Көнкүреш калдыкларын, җиләк-җимеш, яшелчә кисәкләрен дә шунда салырга кирәк, алар азотка бай, таркалганда компостлау процессын тизләтүче микроорганизмнарны да җәлеп итәләр.
Кышкыга компостка төрле ашламалар кушсаң да зыян булмый. Алар әлеге катнашманы микроэлементлар белән баета гына.
Компостта калдыклар чиратлашырга тиеш, гел яфрак кына өйсәң, ул череп ятарга мөмкин. Шуңа агач вагы, кәгазь, катыргы кисәкләрен дә салырга кирәк.
Түтәлләрне җыештыргач, җирне өлгергән компост яки тирес белән баетып калдырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев