Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Помидор уңышы мул булсын өчен киңәшләр

Орлыклар күптән сайланган, утыртылган. Бакчачылар помидор үсентеләрен теплицага чыгарыр өчен көннәр җылытканны көтә. Әмма ашыгырга ярамый, суыклар беткәнен көтәргә кирәк. Помидор яктылык ярата, үсентеләр утыртылган тартмаларны яктыда тотарга кирәк.

Беренче чәчәкләр март азагында яки апрель башында барлыкка килә. Әгәр бөреләр булмаса, томат сабагын икенче яфрак өстеннән кисәргә мөмкин, бу яңа бөреләр барлыкка килүгә булыша.

Үсентеләрне чыгарып утыртканда араларын 30-50 сантиметр калдырырга кирәк. Утыртасы урынны яхшылап дымландырырга, һәр чокырга 1 литрга якын су сибәргә кирәк. Туфрактан утыртыр алдыннан гына алырга, алайса үсентеләр начар тамырлана. 
Уңыш тизрәк өлгерсен дисәгез, чәчәк аткан вакытта ук бор кислотасы катнашмасы сибәргә киңәш итәләр. Ул 10 литр суга 5 грамм кушып ясала.

Күчереп утыртырга 2-3 көн кала астагы 2-3 яфракны кисүчеләр дә бар.
Помидорлар эре булсын өчен күчереп утыртканда чокырга агач көле салалар.

Үсентеләргә йод катнашмасы да ярдәм итә. 3 литр суга 1 тамчы йод кушып ясалган катнашма тизрәк чәчәк атарга булыша. Помидорлар да эре була, диләр уңган бакчачылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев