Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Помидорлар мул итеп үссен дисәң...

Шушы киңәшләргә колак салыгыз әле.

Помидорга тәмле аш

3 литрлы банкага 2,7 литр тирәсе су тутырырга. Чишмә суы яки эрегән кар суы яхшырак, су хлорсыз булырга тиеш. 100 грамм чүпрәне җылы суда җебетеп, 0,5 стакан шикәр комы кушарга һәм банкага салырга. Өстен марля белән каплап, әчетергә куярга. Әчү процессы туктагач, эремә әзер була. 

1 стакан әчеткене 10 литр суга кушып, һәр төпкә 1әр литр сибәргә. Җәй дәвамында томатны өч тапкыр чүпрәле сый белән тукландырырга була.

Помидор ник аз? 

Теплицада үсемлекләр еш кына артык кызудан интегә. Бик эссе җәйдә помидорның уңышы азрак була. Моннан аеруча теплицада үсә торган үсемлекләр зарар күрә. Помидорның серкәсе 32-35 градус кызулыкта стерильләштерелә һәм үлә. Шулай ук кичке температураның түбән булуы да начар йогынты ясый. Температураның 13-14 градустан түбән төшеп, 5 сәгатьтән артык торуы уңышны сизелерлек киметәчәк. Үсемлекләрне эсседән саклау өчен теплицаның түшәмен һәм кырыйларын аксыл төстәге тукылмаган материал (спанбонд, лутрасил) белән күләгәләргә була. Аксыл төстәге материал үсемлекләргә кирәкле яктылыкны кертәчәк.

Чүпрә үстерә

* Чүпрәне теләсә кайсы үсемлек өчен кулланырга була. Кыярга чүпрә төнәтмәсе сипсәгез, аның айлап түгел, көнләп үсеп китүен сизәрсез. Ул вегетация процессын көчәйтә, уңышны арттырырга булыша. 

* 10 литр суга 20 грамм яңа чүпрә салырга һәм бер тәүлек тоткач үсемлекләргә сибәргә. Чүпрә белән тукландырылган помидор фитофторага бирешми, яхшырак уңыш бирә. Яки 5 литр суга 1 кг юеш чүпрә салырга. Барлыкка килгән катнашмага 50 литр су кушарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев