Помидорны кайчан җыярга?
Безнең бакча

Помидорны кайчан җыярга?

Ачык грунтта үсә торган помидорны төнге температура +5 градуска төшүгә җыярга кирәк. Урта полосада бу, гадәттә, август урталарына туры килә.

Салкынга эләккән помидор авыруга бирешә, җыелганы да чери башларга мөмкин. Теплицидагы помидор нәзберегрәк, ул төнге температура +9 градустан төшүгә үсүдән туктый. 

Киңәш. Җыйган помидорны тизрәк кызартасыгыз килсә, янына берничә кызылын куегыз. Тиз кызармасын дисәгез, көн саен кызара башлаганнарын җыеп торырга кирәк. 

Фото: regnum.ru
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев