Сырганак маен ничек алырга?
Безнең бакча

Сырганак маен ничек алырга?

Сырганак С, А, Е, В1, В2, В3 витаминнарына, бор, марганец, тимер, биологик актив матдәләргә, шикәр һәм органик кислоталарга бай.

Сырганак мае организмга кышкы-көзге авитаминозны җиңәргә, организмны ныгытырга булыша. Шулай ук салкын тигәндә, тамак авыртканда, ютәлдән бик файдалы. 

Сырганакның маен да ясыйлар. Моның өчен 1 кг җимешне юарга, кайнар су белән пешекләргә, эмаль кәстрүлдә тукмак белән төяргә кирәк. Марля аша сөзеп, согын пыяла банкага бушатырга. 1 кг җимештән 600 гр тирәсе сок чыга. Бер тәүлектән сок өстенә май җыела. Ул соктан аксылрак төстә булып аерылып тора. 1 кг җимештән 80 гр тирәсе май җыеп алырга була. 

Бавыр чирләре, панкреатит, холецистит, уникеилле эчәк чирләре булганда, сырганак зыянлы. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев