Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Бу кызык

Әтинең элеккеге мәхәббәте бозым салган

Әнкәй кияүгә чыккач, әткәйнең элеккеге сөйгән кызы аңа карата ачы көнчелек тоя башлый.

Ул үч алу өчен күрше авылда яшәгән, кара көчләр белән дус булган сихерче карчыкка барып, әнкәйгә бозым ясаткан. 
Бу явызлыкны бал ашатып керткәннәр. Әткәй, моны сизепме, әллә организмы каршы торыпмы, ашаганын косып чыгарган. Ә әнкәй аны йоткан. Әнинең хәле мөшкелләнгәч, әткәй аны бабайларга – үз әти-әнисенә илтеп тапшыра. Бабайлар хәлле, абруйлы кешеләр булган, алар бу хәлнең гади авыру түгеллеген шунда ук аңлыйлар.
Бабай шул сихерче карчыкны табарга китә. Аны арбага утыртып алып кайта. Өйгә кергәч, әнкәй янына утырып, озак кына догалар укып өшкерә. Шул вакытта бабайлар аны чәй эчәргә чакыралар. Тик сихерче баш тарта. Ул бабайга: «Мине тизрәк икенче авылга илтеп куй, анда дус карчыгым бар», – ди. 
Соңыннан шул дус карчыгы бу серне халыкка ачып сала: «Ишекләреннән атлап кергәч үк үземне кара базга төшеп киткән кебек хис иттем. Белмичә генә шундый саф, игелекле кешенең кызын бозганмын икән. Шулкадәр курыктым ки, хәтта ни укыганымны да, доганың кайсы сүзләрен әйткәнемне дә оныттым. Чәй эчкәндә дә, аларның ризыгына үлем җебе сузылмаганмы дип куркып, берни капмадым», – дип сөйләгән. 
Әнкәй озак еллар дәвамында авырлык белән терелде. Гомере буе аның башы калтырап торды. Ә теге сихерне салган хатынның язмышы исә бик фаҗигале тәмамланды: ире аны мылтыктан атып үтерде.
Сихерче карчык та үләр алдыннан чиксез газап чиккән. Аның җаны тәннән чыга алмыйча интеккән. Балалары, әниләренең сихерле көченнән куркып, аерым бүлмәгә ябып куйганнар. Өйнең түшәмен сутеп ташлаганнар – имеш, җан шул тишек аша гына чыгып китә ала. Бүлмә эчендә ниндидер чит тавышлар, сызгырулар ишетелгән, ә карчык үзе оныкларын чакырып кычкырган. Балалары аны беркемгә дә якын китермәгәннәр: «Кемнең кулыннан тотса, сихере шул балага күчә», – дип курыкканнар.
Ахыр чиктә, бер кыз оныгы саксызлык белән әбисенең кулыннан тотып алган. Шул мизгелдә бүлмәдән сихерченең мәкерле көлү тавышы ишетелгән. Ул җанын да, бөтен кара көчен дә оныгына тапшырып, иреккә чыга алган...
/ Ясалма интеллект фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: булмас димә