Атлар турында кызыклы фактлар
Белә идегезме?
• Атлар баскан килеш йоклый ала. Аякларының махсус төзелеше аркасында ятып тормыйча да ял итә ала. Әмма тирән йокы өчен барыбер яталар.
• Атларның хәтере бик яхшы. Алар кешеләрне, урыннарны һәм хәтта үпкәләрне дә еллар буе истә тота. Ат сиңа яхшы карый икән – бу озакка.
• Атлар тирә-юньне 360°ка күрә, бары тик борын очы алдында һәм койрык артында гына «сукыр зоналар» бар.
• Ат йөрәге – көчле мотор. Чабышкы атларның йөрәге 4-5 кг-нан да авыррак булырга мөмкин, аларның йөрәге йөгергәндә бик күп кан әйләндерә.
• Атлар мимика белән аралаша. Колаклары, иреннәре, борын тишекләре һәм баш торышы аша алар шатлыкны да, ачуны да белдерә.
• Атның якынча яшен аның тешләренә карап белеп була.
• Атлар арасында иң зур тизлек – 88 км/сәг. Бу рекорд Winning Brew исемле чабыш атына карый.
• Атлар кешенең кәефен тоя. Алар тавыш интонациясен, исне һәм хәрәкәтләрне сизә, шуңа күрә тыныч һәм ышанычлы кешеләргә яхшырак җавап бирә.
• Атлар кешенең борынгы юлдашлары. Атларны якынча 5-6 мең ел элек ияләштергәннәр, һәм алар кеше тарихында зур роль уйнаган.
• Һәр атның үз холкы бар. Кешеләр кебек үк, атлар да төрле була: тыныч, лидер, шаян һ.б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев