Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Бу кызык

«Дус кызымның өрәге килде»

Шул хәлләрдән соң мин ул квартирда калырга курыктым.

Мин университетта укыганда, Вера исемле дус кызым белән бер әбидә яшәдек. 1 ел әйбәт кенә укыдык. Аннан соң Вера шәһәр тормышына кереп китте. Бер егет белән танышты. Аның мотоциклы бар иде. Төннәрен шул егете белән мотоциклда йөреп, соң гына кайта башлады. Ә миңа аның шулай йөрүе ошамады. Бер-бер хәл булыр төсле иде.
...Ул кичне Вера көтеп алды. Чөнки аның егете аны әниләре белән таныштырырга тиеш иде. Вера сөенечтән көне буе балкып йөрде. Егете килгәч, алар чыгып киткәндә, Верага әйтеп куйдым: «Иртәгә зачет, бик соңга калып кайтма», – дидем. Алар киткәч, курсташ егетемне чакырдым. Без бик дус идек. Бергә зачетка әзерләндек. Бергә күңелле иде. Шпаргалкалар яздык. Шулай утырып төнге 1 дә тулган. Дустыма, кайтып торма, иртәгә бергә барырбыз, Верага да зачетта булышырбыз, дип сөйләштек тә, аңа идәндә урын җәеп бирдем.
Мендәргә башны куюга йокыга киткәнмен. Шунда төш күрәм: Вера суга бата икән, кычкырам, кулымны сузам коткарырга, шулчак ишек тавышына уянып киттем. Вера кайтты, йокы аралаш күрәм бүлмәгә кергәнен. Үзем уйлыйм, дус егетнең өстенә баса күрмәсен, дип. Вера баскан саен идән шыгырдый. Минем карават янына килеп җитте. Йокы аралаш: «Бар, ят. Иртәгә зачет», – дидем дә тагын йокыга киттем.
Иртән уянгач карасам, Вера өйдә юк. Ул бөтенләй кайтмаган. Университетка килдек. Зачетны бирдек. Вера күренмәде. Соңрак безгә Вераның егете белән төнге 2дә мотоциклары белән бәрелеп үлгәнен хәбәр иттеләр. Мин бит аны нәкъ шул вакытта квартирга кайтканын күрдем. Шул ук көнне мин ул квартирдан киттем. Курсташ егетем үзләренә яшәргә чакырды. Чөнки шул хәлләрдән соң мин ул квартирда калырга курыктым.

Миләүшә Хәйруллина

Фото: https://ru.freepik.com сайтыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: булмас димә гаҗәп хәлләр