Бу кызык

Эйфель манарасы төзелешен күргән

Кызыклы дөнья.

Бүгенге көндә дөньяда 110 яшьтән узган кешеләр дә бар. Аларның тормыш юлы берничә тарихи чорны үз эченә ала, ә шәхси тәҗрибәләре галимнәр өчен дә зур кызыксыну уята. 2026 елның апреленә булган мәгълүматлар нигезендә, дөньяның иң өлкән кешеләренә күз салып үтик. 

Британиядә яшәүче Этель Кэтэрэм 1909 елның 21 августында туган. Гиннессның рекордлар китабы мәгълүматлары буенча, 2026 елның 1 апреленә аңа 116 яшь тә 223 көн булган. 
Бразилияле Жуан Маринью Нету 1912 елның 5 октябрендә дөньяга килгән. 2026 елның апрелендә аңа 113 яшьтән артык булган. Ул яше рәсми рәвештә расланган иң өлкән ир-атларның берсе булып санала.

Ә тарихта иң озак яшәгән кеше булып француз хатыны Жанна Кальман кала. Ул 1875 елда туган һәм 1997 елда 122 яшь тә 164 көн яшәп вафат булган. Аның яше рәсми документлар белән расланган. Жанна Кальман Эйфель манарасы төзелешен дә күргән, дөньяның зур үзгәрешләр кичергән чорында яшәгән.

Испаниядә гомер иткән Мария Браньяс Морера да озын гомерле кешеләр арасында аерым урын алып тора. Ул 1907 елда туган һәм 2024 елда 117 яшендә вафат булган. Галимнәр аның организмын, генетик үзенчәлекләрен һәм эчәклек микрофлорасын өйрәнеп, озын гомернең мөмкин булган сәбәпләрен ачыкларга тырышкан. Ә Япониядә яшәгән Дзироэмон Кимура тарихта иң озак яшәгән ир-ат булып теркәлгән. Ул 116 яшь тә 54 көн гомер иткән һәм 2013 елда вафат булган.

Фото ясалма интеллект иҗаты
 


Париж озак яшәүчеләр

Нет комментариев