Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Эт симерсә хуҗасына ташлана дип юкка гына әйтмиләр

«Ишегалдына чыгарга курка башладык. Этебез өрә-өрә өскә ташлана, тешләмәкче була», - ди Тәслимә Вилданова.

Этләрнең кешеләргә һөҗүм итүләре турында еш ишетелә. Мин дә бер очракны искә төшердем әле. Бик күп еллар элек булды бу. Сеңелем белән күрше авыл мәктәбендә башлангыч классларда укыган чагыбыз. Икенче сменада.

Әле дә истә: көзге кич, караңгы, өстән күшектергеч яңгыр явып тора. Сеңлем белән кайтырга чыктык. Шулчак яныбызга, шыңшый-шыңшый, йомгак кадәрле көчек килеп сырышты. Һич калмый бит артыбыздан. Шул килеш басу сукмагы буйлап безнең өйгә кадәр ияреп кайтты. Каршыбызга кулына фонарь тотып әни килгән иде, ул да көчекне кумады. Әни дә, әти дә бик нечкә күңелле кешеләр иде. Моңарчы эт асраганнары булмаса да, бу нәни җан иясен бик кызгандылар. Өйгә алып кереп, ашатып-эчерткәннән соң, җылы чүпрәкләргә төреп, тартмага салдылар. Иртәгә оя ясармын, диде әти.

Тәрбиядә булгач, көчек бик тиз үсте, көрәйде, йоннары ялтырап тора башлады. Бәйдә торуны яратмады: өзә иде. Усалланды, әнинең бауга элгән керләрен чәйнәп ерткалады. Тора бара без бала-чага ишегалдына чыгарга курка башладык, чөнки этебез өрә-өрә өскә ташлана, тешләмәкче була. Әтиебез, кулына көрәк-мазар тоткан көе, безне саклап, озата чыга иде. Шактый вакыт тилмердек шулай. Әти белән әни дә ничек котылырга белмәделәр ул эттән. Иреккә – сукбайлыкка чыгарып җибәрерләр иде дә, кешеләрне тешләве бар. Ярый әле башка авылдан берәүгә йорт-җирен саклау өчен нәкъ менә шушындый усал эт кирәк булган, әти шуңа биреп җибәрде. Әмма анда нинди хәл булгандыр, яңа хуҗасы этне атып үтергән дип ишеттек.

Эт симерсә хуҗасына ташлана дип юкка гына әйтмәгән икән борынгылар. 
Хәзер шәһәрдә яшибез. Урамга, паркларга чыксаң хуҗасыз этләр көтүенә юлыгасың. Хуҗалары булганнары да борынчаксыз йөри. Матбугат битләрендә, болай ярамагыннан язып, күрсәтеп торсалар да эт асраучыларның моңа исләре китми. Хәтта фаҗигале хәлләр килеп чыкса да, алар үзләрен гаепле дип санамый. Хайваннары артыннан җыештыру турында сөйлисе дә юк. Күпме йөрим, кулына пакет, соскыч тоткан кешене очратканым юк. Нигә шундый җавапсыз кешеләргә штраф салмыйлар икән? 

Тәслимә Вилданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сукбай этләр