Җиләк-җимешне туңдыру зарарлы түгелме?
Бу кызык

Җиләк-җимешне туңдыру зарарлы түгелме?

Бакчачы фикере.

Элек ничек яшәгәннәрдер, белмим, хәзер рәхәт: җиләк-җимеш бозылганчы дип кайнатма эшләп, компот ябып хәлдән таясы юк – туңдыргычка саласың да куясың! Кирәк чакта алып, компотын та кайнатасың, эретеп, болай гына да ашыйсың... Әмма бу ысулны өнәмәүчеләр дә бар. Янәсе, файдасы кими. Тынычланыгыз, җәмәгать! Җиләк-җимешне туңдырганнан соң, андагы витаминнар һәм файдалы матдәләр күләме үзгәрми, ди белгечләр. Туңдыру процессы җиләкләрнең туклыклы үзлекләренә йогынты ясамый. Каротин, В төркеме витаминнары, безнең иммунитет өчен кирәкле С витамины саклана. Ләкин аларны өлгергәч туңдырырга кирәк. Җиләкләрне бер-берсеннән аерып, минус 18-20 градуслы салкында 3-4 сәгать туңдырып, аннары герметик пакетларга яки савытларга тутырырга кирәк, диләр белгечләр. 

Туңдырылган җиләк-җимешне башта суыткычта, аннары бүлмә температурасында эретү зарур. Боткаларга һәм камыр ризыкларына туңдыргычтан алу белән дә салырга була. Иң мөһиме, җимешләрне эреткәннән соң, кабат туңдырмагыз. Кибеттә туңдырылган җиләк-җимеш сайлаганда да аларның каты, һәрберсен тотып карарлык булуы шарт. Әгәр формасыз, бер-берсенә ябышкан икән, димәк, аларны инде эреткәннәр һәм кабат туңдырганнар. Тәмләткечләр, соуслар һәм шикәр салынмаганын алу файдалырак.

Нәкыя Сафина

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев