Сишәмбеме, чәршәмбеме?
Еш кына, белгечләр, экспертларның фикерләренә таянып, сишәмбе атнаның эшләр өчен иң кулай, җитештерүчән көне дип исәпли.
Еш кына, белгечләр, экспертларның фикерләренә таянып, сишәмбе атнаның эшләр өчен иң кулай, җитештерүчән көне дип исәпли. Яллардан соң кәеф яхшы, дүшәмбе үзенә күрә эшкә керешүгә «күчеш чоры» булып тора. Сишәмбедән ныклап эшкә тотынасың.
Шул ук вакытта, күтәрелеш атнаның өченче көненә туры килә дип белдерүчеләр дә бар. Аерым алганда, Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко кешеләрнең биоритмнарын исәпкә алганда иң җитештерүчән көн дип чәршәмбене атый. Аның фикеренчә, дүшәмбе, сишәмбе көннәрне эшкә сәләт әкренләп күтәрелә дә, чәршәмбедә иң югары ноктасына җитә.
Атналык биоритмда, академик фикеренчә, пәнҗешәмбе – иң сүлпән көн. Онищенко биоритм үзенчәлекләрен мәктәптә дәресләрне планлаштырганда да исәпкә алырга чакыра. Атнаның дүртенче көнендә расписаниегә, әйтик, авыр фәннәрне һәм контроль эшләрне куярга ярамый.
Шул ук вакытта атнаның нинди көне булуга да карамастан эшен сүлпән башкаручылар бар. Белгечләр моны биоритм белән бәйләмиләр, андыйларга һөнәрләрен, эш урыннарын алыштырып карарга киңәш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев