Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Бу кызык

Температурасыз чирләү

Белә идегезме?

Температура юк икән – ялкынсыну да юк дигән фикер зур хата. Кемдер атналар буе ютәлли, авыр тын ала, хәле бетә. Тик шул килеш тә эшкә йөри.

«Бар да контрольдә, градусник норма күрсәтә», – ди. Инде тәмам хәле киткәч, хастаханәгә эләгә. Тикшерү үпкәнең ап-ак һәм бик каты зарарланган булуын күрсәтә, кислород белән тәэмин итү күрсәткече төшкәннән төшә. Нәтиҗәдә авыр формадагы COVID диагнозы куела. 
Халык арасында теләсә кайсы инфекция тәнне кызыштыра дигән ялгыш фикер йөри. Чынлыкта коронавирус еш кына температурасыз да үтә, үпкәне таушалдырта, тромбоз китереп чыгара. Кеше хәлсезлек, ютәл була торып, авыруның төп билгесен көтеп дәвалау вакытын әрәм итә.

Температура – авырганда төп индикатор булып тормый. Аның булмавы, «бар да яхшы» дигән сүз түгел. Медицинада нәкъ менә шул тынлык – яшеренлек куркыныч та инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бу факт Белә идегезме?