«Зинһар, Аллаһ кушканча яшәгез!»
Бу дөньяда берни дә очраклы гына түгел, диюләре чыннан да дөрестер инде.
Вокзалда буш эскәмияләрнең берсенә утырганда гына, бер хатынны шәйләп алдым.
– Мин поезд көтәм, әле менә тамак ялгап алыйм дип монда кергән идем. Әйдәгез, миңа кушылыгыз, – дип, юлга алган сый-хөрмәтен тәкъдим итте ул. Сүз артыннан сүз китте. Ханым, аның исеме Вера булып чыкты, әнисен җирләргә кайткан. Үзе гаиләсе белән Иркутск шәһәрендә яши.
– Әниебез белән шундый хәл булды, үләр алдыннан ул мәрткә китте, – дип сөйләде Вера. – Ул абыем тәрбиясендә иде. Хәле начарлангач, миңа хәбәр иттеләр. Әнием өч көн буе йоклады. Аның өс киеме көненә әллә ничә тапкыр манма су була, яткан килеш, алмаштырып тордык. Өч көннән соң уянды, күзләрендә аңлатып бетерә алмаслык курку иде. Ул хәлен, барлык көчен җыеп әйткән беренче сүз: «Балакайларым, Аллаһ кушканча яшәгез!» – булды. Соңыннан әниебез, миңа тәмугны күрсәттеләр, диде. Ул акылдан язмаган, бар нәрсәне дә ачык хәтерли, барыбызны да таный-белә иде. Аның сөйләвенчә, ул өч көн буена тәмугны, кешеләрнең никадәр интегүен күргән. Безнең сорауларга берничек тә җавап бирә, тасвирлап аңлата алмады, бу кадәрлене аңлатып бетерерлек түгел, анда шул кадәр хәсрәт, сыктану, интегү, сүз белән сөйләп бетереп булмый, андагы хәлләрне аңлатырлык сүзләр юк, дип калтыранырга тотына иде. Күзләрендә – курку. Туктаусыз Аллаһка ялварды. Хәлен белергә кергән барлык күрше-күләнгә, таныш-белешләргә, туганнарга: «Гөнаһ җыймагыз, тәүбәгә килегез, кылган начарлыкларыгыз өчен Аллаһтан гафу сорагыз, зинһар, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәгез!» – дип кабатлады. Безгә дә әлеге хәлне мөмкин булган кадәр күбрәк кешегә сөйләргә, кисәтергә, дөрес яшәргә өндәргә кушты. Без үзебез урыс милләтеннән, христианнарбыз, әмма әнкәй кешеләрне дине буенча аермаска кушты, барыбыз да Аллаһ каршына киләбез, ә ул – Берәү генә диде. Уянганнан соң өч көн яшәде дә, мәңгелеккә китеп барды. Әйтерсең лә Аллаһы Тәгалә аны безнең күзләрне ачар өчен, безне тагын бер тапкыр кисәтер өчен өч көнгә булса да дөнъялыкка кайтарып җибәргән.
Г. Гыйлемханова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев