Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь

Чаллыда җитештерелгән товарлар очсыз да, сыйфатлы да

Шәһәр башкарма комитеты, сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә "ЭКСПО-КАМА" күргәзмәләр үзәгендә җирле товар җитештерүчеләр өчен күргәзмә оештырылды. Анда 60ка якын кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче предприятие катнашты. Күргәзмәгә куелган автомобиль техникасын, мебель, төзелеш кирәк-яракларын шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев та карады. Ул кризис шартларында җирле товар җитештерүчеләргә карата игътибарны...

Шәһәр башкарма комитеты, сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә "ЭКСПО-КАМА" күргәзмәләр үзәгендә җирле товар җитештерүчеләр өчен күргәзмә оештырылды. Анда 60ка якын кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче предприятие катнашты. Күргәзмәгә куелган автомобиль техникасын, мебель, төзелеш кирәк-яракларын шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев та карады. Ул кризис шартларында җирле товар җитештерүчеләргә карата игътибарны арттырырга кирәклеген ассызыклады. "Әйдәгез Чаллы турында уйлыйк. Шәһәр бюджеты 13 миллиард сум тәшкил итә. Күп вакыттта товар алу өчен чыгымнар ике тапкыр артып китә. Дүшәмбедән башлап капиталь ремонт үткәрелә торган идарә компанияләренә барып, үзебездә җитештерелгән товарларның кайда кулланылганын ачыклыйбыз", - диде ул. Наил Гамбәр улы мебель җитештерүче предприятиеләрне аукционнарда активрак катнашырга чакырды. Товарларда аларның Чаллыда җитештерелүе турында мәгълүмат булырга тиешлеген әйтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев