Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь

Мебель базарында – Чаллы кластеры

Шәһәр хакимиятендә мебель кластерын оештыру буенча киңәшмә булды. Аны икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы урынбасары Радмир Беляев (рәсемдә) алып барды. Фикер алышуларда Яр Чаллы һәм Кама аръягы төбәгендә мебель һәм агач эшкәртү сәнәгате ассоциациясе әгъзалары, шулай ук шәһәр һәм төбәкнең сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Иван Шигин, кластер...

Шәһәр хакимиятендә мебель кластерын оештыру буенча киңәшмә булды. Аны икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы урынбасары Радмир Беляев (рәсемдә) алып барды. Фикер алышуларда Яр Чаллы һәм Кама аръягы төбәгендә мебель һәм агач эшкәртү сәнәгате ассоциациясе әгъзалары, шулай ук шәһәр һәм төбәкнең сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Иван Шигин, кластер үсеше үзәге җитәкчесе Ленар Әхмәтов катнаштылар.

Ленар Әхмәтов Татарстанда мебель кластерын формалаштыру һәм үстерүнең яңа концепциясе турында сөйләде һәм әлеге үзәкнең Чаллыда оештырылуының алшартларына тукталды. Бүгенге көндә республика территориясендә югары сыйфатка һәм, шуның белән бәйле рәвештә, әзер товарны чит илгә чыгаруга юнәлтелгән 60 мебель фабрикасы эшли. Ә яңа кластерның төп максаты - әлеге предприятиедә катнашучыларның талантын, финанс чараларын көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүгә һәм әзер товарны бөтендөнья мебель базарына чыгаруга юнәлтү.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә мәгълүмати һәм автомобиль технологияләрен берләштергән 53 предприятие бар.

Радмир Беляев Чаллыда кластер төзүнең әһәмиятен ассызыклап, заманча технология мебель ясау белән шөгыльләнүчеләрне яңа үсеш баскычына күтәрәчәк, диде.

Бүгенге көндә белгечләр юл картасын төзү өстендә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев