Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь

Сөтне кайдан алырга?

"Шәһәр халкына сөт сату урыннары хакында мәгълүмат бирсәгез иде. Аны кайдан алырга була", - дип мөрәҗәгать итте безгә газета укучыбыз Әнүрбәк Гобәйдуллин. Аның гөзерен кәнәгатьләндерү йөзеннән журналистларыбыз сишәмбе көнне кибетләр янында оештырылган сөт сату нокталарын барлап чыкты. Мөслим районы Баланны авылы фермеры Нияз Габидуллин сүзләренә караганда, көн саен 41 нче...

"Шәһәр халкына сөт сату урыннары хакында мәгълүмат бирсәгез иде. Аны кайдан алырга була", - дип мөрәҗәгать итте безгә газета укучыбыз Әнүрбәк Гобәйдуллин.

Аның гөзерен кәнәгатьләндерү йөзеннән журналистларыбыз сишәмбе көнне кибетләр янында оештырылган сөт сату нокталарын барлап чыкты. Мөслим районы Баланны авылы фермеры Нияз Габидуллин сүзләренә караганда, көн саен 41 нче бистәнең фонтан янында иртәнге сәгать 10.30дан 12.30 кадәр, "Октябрь" (110 универсам) кибете каршында көндезге сәгать 13.00 кичке 18.00 сәгатькә кадәр УАЗ машинасыннан сөт сату оештырылды. Сөтнең сыйфаты санитар нормаларга туры килә, бәясе 30 сумнан сатыла. Көн дәвамында 550 литрлап сөт сатуга килә. Башка урыннар хакында газетабызның алдагы саннарында ирештерербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев