Татарстан җитештерүчеләре тавык йомыркасының дистәсен 45 сум дәрәҗәсендә тота. Бәяләрнең шуннан югары булуына сәүдә челтәрләре "тырыша", дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. "Татптицепром" ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев хәбәр иткәнчә, предприятиеләр кошчылык продукциясе җитештерү темпларын арттыра. Бигрәк тә Лаеш кошчылык фабрикасында. Биредә республикада кулланыла торган продукциянең 70% ы җитештерелә. Чаллы кошчылык...
Татарстан җитештерүчеләре тавык йомыркасының дистәсен 45 сум дәрәҗәсендә тота. Бәяләрнең шуннан югары булуына сәүдә челтәрләре "тырыша", дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
"Татптицепром" ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев хәбәр иткәнчә, предприятиеләр кошчылык продукциясе җитештерү темпларын арттыра. Бигрәк тә Лаеш кошчылык фабрикасында. Биредә республикада кулланыла торган продукциянең 70% ы җитештерелә. Чаллы кошчылык фабрикасына 64 % кош ите туры килә. Шулай итеп, ел башыннан республика фабрикалары тавыклары 212 млн йомырка салган. Март аенда гына да бу күрсәткеч 79 млн берәмлек тәшкил итә.
"Әлмәт таңнары"
Нет комментариев