Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь

Төрекләр тегү фабрикасы төземәкчеләр

Чит ил эшмәкәрләренең Чаллы белән кызыксынулары арта. Шушы көннәрдә төрек инвесторларының шәһәребездә тегү, аяк киеме һәм мебель фабрикалары төзү планы билгеле булды. Бүгенге көндә алар шәһәр җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып бара. "Төркиядәге икътисадый партнерлар безгә шундый тәкъдимнәр белән чыкты. Хәзер бу мәсьәлә белгечләр тарафыннан җентекләп өйрәнелә. Хезмәттәшлек нәтиҗәле булырга тиеш....

Чит ил эшмәкәрләренең Чаллы белән кызыксынулары арта. Шушы көннәрдә төрек инвесторларының шәһәребездә тегү, аяк киеме һәм мебель фабрикалары төзү планы билгеле булды.

Бүгенге көндә алар шәһәр җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып бара. "Төркиядәге икътисадый партнерлар безгә шундый тәкъдимнәр белән чыкты. Хәзер бу мәсьәлә белгечләр тарафыннан җентекләп өйрәнелә. Хезмәттәшлек нәтиҗәле булырга тиеш. Бездә бу өлкәдә эшләүче фабрикалар бар-барын. Шуңа күрә җитештерү ике як өчен дә файдалы булсынга уйлап эшләргә кирәк", - ди башкарма комитетның икътисад үсеше һәм эшмәкәрлекне яклау идарәсе башлыгы урынбасары Радмир Беляев.

Килешү төзелгән очракта, фабрика өчен 10 гектардан артык җир мәйданы бар. Проектны гамәлгә ашыру өчен беренче этапта 10 миллион сумнан артык акча кирәк була.

Ил күләмендә икътисадый кризис күзәтелгән бер вакытта шәһәргә мондый тәкъдимнәр белән килүчеләр булуы игътибарга лаек. Бигрәк тә яшьләр, хатын-кызлар күп яшәгән Чаллыда. Шәһәрдәшләребез бу проектка карата нинди фикердә соң?

Гөлзар ФӘХРЕТДИНОВА, мәдәният хезмәткәре:

- Чаллыда төрекләренең бер аяк киеме фабрикасы эшли инде. Әмма безнең ярты миллион халык яши торган шәһәрдә тагын фабрика-заводлар ачу артык булмас. Хатын-кызларбыз тимер-томыр арасыннан чыгып җиңелрәк эштә эшләрләр иде.

Илшат ГОМӘРОВ, ТЭЦ инженеры:

- Шәһәрдә буш җир мәйданнары күп булмаса да, бар әле. Супермаркет өстенә супермаркет ачканчы мондый фабрикалар ачу халык өчен файдалы бит.

Гөлназ ХӘКИМОВА, тәрбияче:

- Республикада, Чаллыда байлар җитәрлек. Нишләп алар капиталларына завод-фабрикалар ачмыйлар икән? Бездә халык ялкау түгел бит, эшләр идек шунда. Ә байлар Чаллын социаль-икътисадый торышына үзләренең өлешен кертеләр иде. Төрекләрнең шәһәр халкына ышаныч белдереп, мондый эшкә алынуы мактауга лаек гамәл. Шәһәр җитәкчеләре аларга бу проектларын гамәлгә ашырырга булышсыннар иде.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев