Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь

Үзебезнеке тәмлерәк тә, файдалырак та

"Экспо-Кама" күргәзмә үзәгендә җирле җитештерүчеләр халыкка үз товарларын тәкъдим итте. "Просто молоко" компаниясенең Чаллыдагы филиалы да берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сөендерде. Сөт эшләнмәләренең иң таләпчән сатып алучыны да җәлеп итәрлек зәвык белән эшләнгән пакетларда сатылуы да уңай бәяләнде. Гомумән, 70 еллык тарихы булган шәһәр сөт комбинаты яңа 2015 елга ышанычлы...

"Экспо-Кама" күргәзмә үзәгендә җирле җитештерүчеләр халыкка үз товарларын тәкъдим итте. "Просто молоко" компаниясенең Чаллыдагы филиалы да берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сөендерде. Сөт эшләнмәләренең иң таләпчән сатып алучыны да җәлеп итәрлек зәвык белән эшләнгән пакетларда сатылуы да уңай бәяләнде.

Гомумән, 70 еллык тарихы булган шәһәр сөт комбинаты яңа 2015 елга ышанычлы адымнар белән керде. Узган хуҗалык елында чаллылылар һәм күрше-тирә төбәкләрдә яшәүчеләр табынына 1,7 млрд сумлык югары сыйфатлы продукция җиткерде. Шул исәптән, 58 мең тоннадан артык сөт һәм 18,5 мең тонна эремчек сыгынтысы эшкәртте. Яңа технологияләрне куллану бәрабәренә сөт эшләнмәләренең сыйфаты да елдан-ел яхшыра. Бөтенрәсәй эшкәртү базарында бүген "Просто молоко" филиалының үз урыны, үз маркасы бар. Узган елда комбинат халыкара "Продэкспо-2014" күргәзмәсенең махсус бүләгенә лаек булды һәм "Азык-төлек товарлары" номинациясендә җиңү яулады.

Чаллы филиалында җитештерелгән продукциянең 38 проценттан күбрәге бүген - шәһәр кибетләрендә, 6 проценты күрше-тирә авылларда сатыла. Гомумән, "Просто молоко" бренды чит төбәкләрдә дә абруй яулады. Бөтен продукциянең 56 проценты Россия Федерациясе төбәкләрендә сатыла. Комбинатның 43 фирма кибете һәм эчә торган су сата торган 24 сәүдә ноктасы бар. Үз челтәрендә товар әйләнеше аена 18 млн сум тәшкил итә.

- Заманча эшкәртү линияләре кору, цехларны компьютерлы технологияләр белән җиһазлау да бер генә көнгә дә тукталып тормый. Ике ел элек сатып алынган каймак җитештерү җайланмасын да быел урнаштырып, эшкә җибәрергә ниятлибез. Яңа линиянең куәте тәүлегенә 6 тоннага кадәр каймак ясауга көйләнгән. Шулай ук тиздән ультрапастеризацияләнгән сөт эшләнмәләре линиясе сафка басачак. Иң беренче чиратта, сөт өсте һәм балалар өчен коктейль ясауга керешәбез. Гомумән, ирешелгәннәр чик түгел. Коллектив яңа планнар, яңа идеяләр белән яши. Өстәмә сәүдә нокталары ачу да ерактагы хыял түгел, - диде елмаеп, филиалның директоры Марат Ришат улы Кәримов.

"Просто молоко" ризыклары, иң беренче чиратта, табигый компонентлардан эшләнүе белән халыкның ышанычын казанды. Яңа шәһәрнең 36/1 йортында яшәүче Эльмира апа Сәүбәнова да шул фикердә.

- Шәһәр кибетләрендә сатыла торган дистәләгән төрдәге сөт ризыклары арасыннан "Просто молоко"ның эремчеген, катыгын, атланмаен һәм ацидофилинын яратып алам. Туклыклы да, тәмле дә, - ди ул.

Шушы көннәрдә башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев тә Чаллы сөт комбинатының эшчәнлеге белән танышты. Цехларда, технологик лабораториядә булды. Сөт ризыкларының тәмен, сыйфатын югары бәяләде.

- Биредә җитештерелә торган продукциянең сыйфаты дөньяви стандартларга җавап бирә. Европа төрле яклап санкцияләр белән янаган бүгенге катлаулы чорда бу аеруча әһәмияткә ия. Шуңа күрә җирле җитештерүче төрле яклап якланырга тиеш. Бу - безнең тотрыклы бүгенгебез, ышанычлы иртәгәбез. Өстәвенә, үзебездә җитештерелгән ризык тәмлерәк тә, файдалырак та, - диде ул ассызыклап.

Чыннан да, җирле җитештерүче дәүләт дәрәҗәсендә тиешенчә якланса, чит ил товарларына ихтыяҗ да булмаячак.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев