Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев эш визиты белән Нефтекама шәһәрендә

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев «НЕФАЗ» заводында булды. «КАМАЗ»ның башкарма директоры Юрий Герасимов, «НЕФАЗ»ның генераль директоры Владимир Курганов һәм Нефтекама мэры Ратмир Мәүлиев белән берлектә ул автобуслар һәм самосваллар җитештерү мәйданчыкларын карады.

Наил Мәһдиевкә модернизацияләнгән технологик линияләрне һәм автобусларның иң актуаль версияләрен күрсәттеләр. «НЕФАЗ» конкуренциягә сәләтле продукция чыгара, шул исәптән ил башкаласы өчен электробуслар да, - диде Наил Мәһдиев, - Без пассажир транспортын яңартырга ниятлибез, шуңа күрә минем өчен бу тема мөһим, бүген мин дөнья стандартларына җавап бирүче югары сыйфатлы продуктлар күрдем».
«КАМАЗ» ААҖ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Чаллы мэры һәм компания җитәкчелеге хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алыштылар. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эш визиты