Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булган Татьяна Акрамова: «Пулялар очкан, шартлаулар яңгырап торган җирдән качтык»

Чаллыга Украинаның Мариуполь шәһәреннән 297 кеше кайтты. 197 кешене «Жемчужина» санаториена һәм 100 кешене «КАМАЗжилбыт» кунакханәсенә урнаштырдылар. Украинадан килүчеләр белән без дә очраштык.

– Качып кайттык! Андагы мәхшәрне бер сүз белән генә әйтеп бетерә торган түгел! Пулялар очкан, шартлаулар яңгырап торган җирдән качтык. ДНРдан безне башта Таганрогка кадәр алып кайттылар, соңыннан исә Казан һәм менә Чаллыда урнаштырдылар. Минем Мариупольдә өч бүлмәле фатирым бар иде. 3 мартта снаряд мин яшәгән йорт каршысында ук шартлады, контузия алдым. Шуңа да хәзер бик начар ишетәм, башым чатнап тора... Фатирдан бернәрсә дә калмады, бөтенесе дә күккә очты... Иң куркынычы: кызым һәм ике оныгымның кайда икәнен белмим. Алар белән 28 февральдә үк элемтә югалды. Кызым Зарина Перевозник исемле. Денис һәм Настя исемле оныкларым... Аларга бит нибары 7 һәм 9 яшь... Күрәсем килә, табасым килә аларны, – дип ачынып сөйләде Татьяна Акрамова.

Гөлия Ибатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев