Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләреннән  – савыт-саба

Акча җыеп, «Жемчужина» санаториясенә урнаштырылган Мариуполь кешеләренә 300 данә савыт-саба җыелмасы илтеп биргәннәр. 

Узган пәнҗешәмбедә Чаллы мэры Наил Мәһдиев Сәүдә-сәнәгать палатасында кризиска каршы штаб утырышы уздырды. Очрашуга шәһәрнең җәмәгать туклануы һәм кунакханә бизнесы өлкәсе эшмәкәрләре  килгән иде. Алар яңа шартларда хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү турында фикер алыштылар. Эшмәкәрләр үзләренең ассоциацияләрен булдырырга карар кылдылар. Аны Рәис Вәлиев җитәкли.

Әлеге ассоциация шәһәр хакимиятенең Украинадан мәҗбүри күчеп килүчеләргә ярдәм итәргә чакыруын кабул итте. Акча җыеп, «Жемчужина» санаториясенә урнаштырылган Мариуполь кешеләренә 300 данә савыт-саба җыелмасы илтеп бирде.  Башкарма комитетның мәгълүмати сәясәт хезмәте җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, ике эш көнендә Украинадан күчеп килүчеләргә ярдәм фондына 230 мең сумнан артык акча керде. Бу акчага бәла-каза күргәннәргә адреслы ярдәм күрсәтергә планлаштыралар, акчаны кешеләрнең үзләренең исәп-хисап счетына күчерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия эшмәкәрләр