Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ишегалларын төзекләндергәндә халык тәкъдиме исәпкә алынырга тиеш

Быел Чаллыда 119 ишегалдын яңарту күздә тотыла. Һәр объектның паспорты һәм төзекләндерү схемасы йортта яшәүчеләр белән килешенәчәк.

Илдәге вәзгыять катлаулы булуына карамастан, Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерү эшләре башлана. 

Аның кысаларында алты төрле эш башкарылачак. Юлларны, тротуарларны яңарту, яктырткыч баганалар урнаштыру, балалар өчен спорт мәйданчыкларын һәм ял зоналарын (эскәмияләр, урналар) тәртипкә китерү, фатир хуҗалары белән килешү нигезендә каты көнкүреш калдыклары өчен булган мәйданчыкларны бетоннан яки асфальттан ясау – әнә шулар. 
Һәр ишегалдында объектның паспорты һәм төзекләндерү схемасы да урнаштырылачак. Тик алар биредә яшәүчеләр белән килешенгән булырга тиеш. Бу уңайдан шәһәрдәшләр белән махсус очрашулар да үткәреләчәк. 

Шәһәрнең Үзәк районындагы «Ремжилстрой» идарә итү компаниясендә мондый чаралар бүгеннән башлана. Беренчеләрдән булып 17нче комплекста яшәүчеләр белән очрашачаклар. «Мәхәллә» идарә итү компаниясенә караган 41 комплекста яшәүчеләр белән очрашу 6нчы һәм 8нче апрельдә булачак. 7-8нче апрельдә – 11нче комплекс йортлары территориясендә, 11-13 апрельдә 41нче комплекста яшәүчеләрнең фикерләрен тыңлаячаклар. Соңгысы «Электротехниклар» идарә итү компаниясенә карый. 

Очрашуда архитекторлар һәм программа вәкилләреннән тыш, юл салу эшләре буенча подрядчылар, шулай ук район хакимиятләре, челтәр оешмалары һәм идарә итүче оешмалар вәкилләре дә катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2021 елда Чаллыда – 88, 2020 елда 131 ишегалды төзекләндерелде. 

Фото редакция архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев