Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булган Марина Тулаинова: «Рәхмәттән башка сүз юк!»

«Жемчужина» санаториенда бүгенге көндә Мариупольдән килгән 197 кеше гомер итә. Аларның үзләре белән сөйләштек.

– Нәкъ Чаллыга килеп эләгүемә чиксез шатланам. Искиткеч шәһәр бу, ә кешеләре – әйтеп бетергесез. Булышалар, ярдәм итәргә генә торалар. Монда үзебезне кеше итеп хис иттек. Хәзерге вакытта документлар эше белән йөрибез. Аннары исә күз күрер. Минем улым Краснодар шәһәрендә яши, күп кенә туганнар Белоруссиядә. Бәлки анда да китеп барырбыз. Бәлки монда калырбыз – әле хәл итмәдек. Барысы өчен дә олы рәхмәт! – дип тәэсирләре белән уртаклаша Марина Тулаинова. 

Марина Витальевна белән сөйләшеп бетерүебез булды, аңа кодагые шалтыратты. 

– Могҗиза бу! Волонтерлар менә кодагый белән очраштырды. Әнә, үзе дә шалтырата! Ул башка корпуста булган, югалышкан идек. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә! – дип күз яшьләре аша әйтте Марина ханым. 

Гөлия Ибатуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев