Популяр җырчы Илмира Нәгыймова гайбәт язмаска чакыра
«Бер-беребезгә ямьсез, начар сүзләр, гайбәт язмаска киңәш итәм», - ди ул.
Популяр җырчы, автор-башкаручы Илмира Нәгыймова телеграмм каналындагы яңа дусларына мөрәҗәгать белән чыкты. «Мөһим кагыйдәләрне искә төшерәсем килә: бер-беребезгә ямьсез, начар сүзләр, гайбәт язмаска киңәш итәм. Монда бары тик дуслык һәм яхшы кәеф!» – ди ул. Аңа 49 кеше комментарий язган. «Җырларыңны яратып тыңлыйм. Сиңа саулык, дөнья тынычлыгы балалар бәхете телим», – дигән берсе. «Рамазан аенда кунакка кереп ямьсез сүз язып утырмаслар инде дип ышанам», – дигән икенчесе. Чыннан да, изге гамәлләр аенда дус булып, бере-беребезгә ярдәмләшеп яшик, дуслар!
Фото шәхси архивтан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев