Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Украинадан килүчеләрне шефлыкка алалар

Наил Гамбәр улының тәкъдиме нигезендә, ДНР, ЛНР һәм Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булганнарга ярдәм итү өчен махсус фонд булдырылды. Шәһр мэры үзе анда беренчеләрдән булып 50 мең сум акча күчерде. Фонд аша җыелган акчаларга кием-салым, аяк киемнәре, шәхси гигиена һәм башка кирәк-яраклар алачаклар.

Шунысы кызыклы, 297 кешедән тыш, Мариупольдән украиналылар үзләре белән йорт хайваннарын да алып кайтканнар. Алар арасында 6 эт, 2 песи, ташбака һәм тутый кошлар бар. Хәзерге вакытта йорт хайваннары үзләре белән бер бүлмәдә яши. 

– Мәҗбүри күчеп кайтучыларга әлегә ял кирәк. Соңрак исә эшкә урнаштыру белән шөгыльләнә башлыйбыз. Чаллыда 5 меңнән артык вакансия бар. Күченеп кайтучыларга тиешле медицина ярдәме дә күрсәтелә. Бүгенге көндә 11 кеше ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсендә. Балаларны мәктәпләргә урнаштыру мәсьәләсе дә хәл ителә. Моннан тыш, сабыйларны дельфинарийга, курчак театрына, өлкәннәрне рус драма театрына, картиналар галереясенә экскурсиягә алып барырга планлаштырабыз. Чаллыдагы мәдәни чаралардан читтә калдырмаячакбыз, – дип белдерде мэр. 

– Мин үземнән шундый тәкъдим керттем: Шәһәр Советы депутатларының һәрберсе Мариупольдән күчеп кайткан гаиләне яисә аерым бер кешене шефлыкка ала. Шәхсән үзем балалары булган бер гаиләне сайладым. Барлык депутатлар да бу эшкә теләп алындылар. Хәзер гаиләләр исемлеген барлау белән шөгыльләнәбез, – дип тә өстәде шәһәр мэры.   

Гөлия Ибатуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация