Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия солдатларына рухи ярдәм мөһим

Чаллыда яшәүче эшмәкәр Фәрит Зарипов Украинада хәрби хәрәкәттә катнашучы солдатларга ярдәм йөзеннән «Фронтка хатлар» дигән акция оештырды. Ул инде энесе Ринат белән бер мәртәбә Украина җирендә булып кайтты. Солдатларга көнкүреш кирәк-яраклары, күчтәнәчләр илтеп тапшырды. Бу көннәрдә ул гуманитар ярдәмне илтер өчен икенче кат юлга кузгалды.

Бик күпләр үз өлешен кертте

– Социаль челтәрләрнең берсендә Россия солдатларының Украинада катлаулы шартларда нацистларга каршы көрәшүен күрдем дә, аларга ярдәм оештырырга булдым. Пуля астында хәрби бурычларын үтәүче егетләргә беренче чиратта рухи ярдәм кирәк. Безнең меңләгән егетләребез, тормышларын куркыныч астына куеп, илебезне саклыйлар. Хәрбиләр илебезнең аларга ышануын, кайгыртуын, безнең теләктәшлегебезне, хөрмәтебезне тоеп торырга тиеш. Без – адреслы ярдәм тарафдарлары. Шуңа күрә, Россия Оборона министрлыгы белән элемтәгә кереп, Мариуполь, Луганск якларында хәрби хезмәт үтүче 150нче мотоукчылар дивизиясе солдатларына ярдәм оештырырга булдык. Командир Сергей Иванов белән сөйләшеп, солдатларга ниләр кирәген белештек. Һәр солдатка кирәкле әйберләр җыелмасын әзерләдек, шәһәрдәшләрне дә игелекле эшкә чакырдык, – ди Фәрит Ибраһим улы.
Аның чакыруына колак салып, шәһәр халкы, предприятие-оешмаларда эшләүчеләр солдатларга теш щеткалары, носки, шампунь, сабын, батарейка, генератор, перчатка, туристик газ плитәсе, азык-төлек, кием-салым кебек кирәк-яраклар китерделәр. Травма алып, берничә ай эшли алмаган Руфинә Журавлева азык-төлек җыелмасы, Түбән Камада яшәүче Радик исемле ир-ат ике зур пакет әйбер алып килде. Лаеклы ялдагы Гыйниятуллиннар гаиләсе обереглар белән шоколадлар китерделәр. «Шәфкатьлелек копилкасы» хәйрия оешмасы ятимнәр йортында тәрбияләнүче балалардан һәм пенсионерлардан хатлар, рәсемнәр тапшырды. 95нче балалар бакчасына йөрүче малайлар һәм кызлар солдат абыйларына өчпочмаклы хатлар яздылар, рәсемнәр ясадылар. Бу исемлек бик озын. Игелекле гамәлдән Фәрит абыйның гаиләсе, кызы, улы, туганнары, коллектив та читтә калмады. Һәрберсе бу эшне намус кушуы итеп, авырсынмыйча башкарды. Нәтиҗәдә барлыгы 2 тоннага якын әйбер җыелды. Аларны «Автозилцентр» компаниясе җитәкчесе урынбасары Айдар Мәгыйзов тартмаларга тутырды. Фәрит абый энесе Ринат белән аларны 150нче Идрицк-Берлин мотоукчылар дивизиясенә илтеп тапшырды. 

Украина җирендә Яшел Үзән районы егетен дә очраткан ул. Дөрес, сөйләшә генә алмаганнар. Командование җитәкчелегеннән җавап йөзеннән 35 рәхмәт хаты алып кайтып, күпләп ярдәм итүчеләргә тапшырган. «Солдатлар беренче итеп тушенка, шоколад һәм башка тәм-томнар тутырылган тартманы түгел, ә рәсемнәр, хатлар салынган тартманы алдылар. Хәрби бурычларын үтәүче Россия солдатларына рухи ярдәм мөһимрәк тә икән», – дип сөйләде безгә Фәрит Зарипов. 

Эшмәкәр кабат изге сәфәрдә

Укучылардан – хатлар, рәсемнәр, халыктан азык-төлек, кием-салым, гигиена әйберләре җыелган. Кешеләр пакет-пакет кирәк-ярак китерәләр икән. «Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь халык предприятиесе» кебек эре предприятиеләр дә солдатларга ярдәм итүгә саллы өлеш керткәннәр. «Безгә булышучылар күңелләре кушканга игелек кылалар. Барыбызның да теләге бер: хәрби хәрәкәтләр уңышлы тәмамлансын. Илебездә тынычлык урнашсын иде», – ди язмам герое. «Бу юлы мәктәп укучыларыннан рәсемнәр җыеп, яхшыларын сайлап солдатларга алып барам. Хәрбиләр, үз чиратларында, җиңүчеләрне билгеләп, рәхмәт хатлары җибәрәчәкләр. Улымның «Страйкбол» командасы егетләре белән хәрби киемнәрдән бәйрәм оештырып, рәсемнәре җиңгән балаларга рәхмәт хатлары тапшырырга планлаштырабыз. Укучылар илебез, солдатлар белән горурлансыннар», – ди Фәрит абый. 
Бу сәфәрендә Фәрит Зарипов солдатлар белән очрашып сөйләшү хыялын тормышка ашырырга тели. 

Кешеләргә игелек кылу – намус кушуы

Фәрит Зарипов Тукай районы Яңа Мусабай авылында туып-үскән, комсомол, партия мәктәбен үткән, Новосибирскида ике ел хәрби хезмәт узган, ротаның комсоргы булган. Ул елларда Әфган сугышы башланган. Фәрит шунда барам дип ирекле рәвештә гариза язган. Бәхетенә, анда җибәрмәгәннәр. 

Армиядән кайткач, Фәрит автогигантта эшләп алган. Тырыш, максатчан егет 1999 елда үз эшен башлап җибәргән. Бүгенге көнгә кадәр уңышлы гына эшмәкәрлек алып бара. Ул гаиләсе белән бергә кешеләргә игелек кылуны намус кушуы дип кабул иткән. Һәр гамәлендә хатыны Флера, балалары, туганнары, хезмәткәрләре аның төп таянычлары. «Безнең өйнең бер бүлмәсе китаплар белән тулы. Фәрит китаплар укырга ярата. Балаларны, оныкларны ватанпәрварлык рухында тәрбиялибез. Җиңү көнендә оныкларны бәйрәмгә алып чыгабыз. Украинадагы солдатларга ярдәмне дә барыбыз бергә оештырдык», – ди Флера ханым.

«Хәрби хәрәкәтләр булган җиргә барырга курыкмыйсызмы?» – дип сорыйм. Ирле-хатынлы Зариповлар бу соравыма: «Барысы даАллаһ Тәгалә кулында, кемгә нәрсә язылганын ул гына белә. Әҗәлең җитсә, монда да китеп барасың», – дип җавап бирделәр. Әманәтне тапшырып, Украинадан исән-сау әйләнеп кайтсын Фәрит абый. 


/ Фотолар Фәрит Зариповтан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев