Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әле шушы көннәрдә генә өмәләрдә 1 115 кеше катнашты, 664 капчык чүп-чар җыелды - ФОТОЛАР

Чаллы халкы шәһәр территорияләрен чистартуда актив катнаша Санитар-экологик икеайлык кысаларында 27 апрельдә районнар хакимияте территориясендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү үткәрелде, аларда 438 кеше катнашты.

Башкарма комитет хезмәткәрләре Гидростроительләр урамыннан алып тимер юл вокзалына кадәр территориядә тимер юл буйларындагы чүп-чарларны җыештырдылар. Барлыгы 80 кеше катнашты. 10 куб. м чүп-чар җыелды.

Үзәк районы хакимияте коллективы 25 нче урта мәктәп укучылары һәм «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» ААҖ белән берлектәРаскольников урамы буенча 38 комплекс каршындагы калкулыкны җыештырдылар. Барлыгы 33 кеше катнашты. 8 куб. м чүп-чар җыелды.

Җәмәгать киңлекләрендә 54, 17, 38, 45, 46, 13нче урта мәктәпләр, А.С. Пушкин исемендәге 78нче лицей, 76нчы гимназия укучылары, Яр Чаллы педагогика көллияте, Яр Чаллы политехника көллияте, Яр Чаллы технология техникумы студентлары территорияләрне тәртипкә китерделәр. Барлыгы 210 укучы катнашты.

«Үзәк» ИК МУП, «Киләчәкне төзибез» ИК ҖЧҖ идарәче компанияләре һәм «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» ААҖ 9 мкр территориясен чүп-чардан арындырдылар. Барлыгы 17 кеше катнашты. 3 куб. м чүп-чар җыелды.

«Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ Х.Туфан проспектыннан Вахитов проспектына кадәр 19 комплекс ягыннан Камаз-Мастер урамы буенча чүп-чарларны җыйдылар. Барлыгы 20 кеше катнашты.

«Электротехниклар»  ИК ҖЧҖ Х.Туфан проспектыннан Р. Беляев урамына кадәр Мәскәү проспекты буенча бүлү полосасында һәм юл чите буйлап яфраклар җыйдылар. Барлыгы 20 кеше катнашты. 6 куб. м чүп-чар җыелды.

«Энтузиаст» ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан Вахитов проспектыннан Х.Туфан проспектына кадәрге территориядә Мәскәү проспекты буенча бүлү полосасында һәм 1, 2 комплекс ягыннан юл читендә чүп-чар җыелды.

Автозавод районы хакимияте коллективы 42 нче урта мәктәп укучылары һәм «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» ААҖ 65 комплекстагы территорияне тырмаладылар, яфракларныһәм чүп-чарларны җыйдылар. Барлыгы 32 кеше катнашты. 8 куб. м чүп-чар җыелды. 2 берәмлек техника җәлеп ителгән, 154 капчык чүп-чар һәм үсемлек калдыклары җыелган.

Җәмәгать киңлекләрендә чүп-чарны җыештыруны КИУ студентлары, 40, 43, 79, 33 нче мәктәпләр укучылары үткәрде. Барлыгы 210 укучы катнашты.

«Челныстройремонт ИО ҖЧҖ» хезмәткәрләре Автозавод проспектыннан Вахитов проспектына кадәр Мәскәү проспектындаюл бүлү полосасынтәртипкә китерделәр. Анда 20 кеше катнашты. 8 куб. м. яфрак җыелды һәм чыгарылды.

«Камстройсервис» ИК ҖЧҖ, Автозавод проспектыннан Яшьлек проспектына кадәрге территориядә Чулман проспекты буенча юл бүлү полосасында яфракларны җыйдылар һәм территорияне тырмаладылар.

Комсомол районы хакимияте коллективы Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары һәм «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» ААҖ белән берлектә Аэродром урамы буенча чүп-чар җыюны башкардылар. Барлыгы 33 кеше катнашты. 8 куб. м чүп-чар җыелды.

Җәмәгать киңлекләрендә чүп-чар җыештыруда һәм территорияне тырмалауда .Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары, 9, 12, 10, 44, 21 мәптәпләре, «Калкан» кадет мәктәбе укучылары катнашты. Барлыгы 325 укучы катнашты.

«Жилкомсервис» ПКФ ИК хезмәткәрләре Студентлар урамы тукталышыннан Гидростроительләр урамына кадәр М.Җәлил урамы буенча 4 комплекс ягыннан территорияне тәртипкә китерделәр. Барлыгы 20 кеше катнашты. 8 куб. м яфраклар җыелган.

Тукай исемендәге яр буенда Колокольный күпере буенча «Вилюй» ҖЧҖ, «Киләчәкне төзибез» ИК ҖЧҖ һәм «Комсомол» ИК ҖЧҖ хезмәткәрләре җыештырдылар. Барлыгы 18 кеше катнашты.

Шулай ук шәһәр территориясен санитар чистарту эшләре 25 һәм 26 апрельдә үткәрелде, гомуми белем бирү учреждениеләре актив катнашты. Бу көннәрдә барлыгы 1 115 кеше катнашты. 664 капчык чүп-чар җыелды.

30 апрель көнне шәһәр территориясендә Хәтер көне үткәрү планлаштырыла. Шәһәрнең җәмәгать зиратларын төзекләндерү буенча эшләр оештырылачак.

Эшләр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев