Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Әнвәр Нургалиев Зифа Нагаеваны котлаган

Татарстан тамашачысына аның җырларын беренчеләрдән булып Хәния Фәрхи ишеттерде.

Бик күп популяр җырлар авторы Зифа Нагаева тормышында шатлыклы вакыйга булды. Бүген аңа "Татарстанның халык артисты" дигән Мактаулы исем бирелү турында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Указы чыкты. Зифа ханым бу исемгә лаек. Шулай итеп халкыбызның талантлы кызы "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе",  Башкортстанның һәм  Татарстанның халык артисты булды.

Ул иҗат иткән мәгънәле җырлар татар-башкорт эстрадасы артистларының репертуарыннан төшми. Татарстан тамашачысына аның җырларын беренчеләрдән булып Хәния Фәрхи ишеттерде. Хәния ханымның кулы җиңел булды. Аннары Зифа Нагаева  җырлары Татарстан артистларның күпчелегенең репертуарына кертелде . Бүгенге көндә Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, ИлСаф һәм башка артистлар аның җырларын рәхәтләнеп башкаралар, ә халык яратып тыңлый. Зифа ханымны автор-башкаручы буларак та тамашачылар бик яраталар. Аны чираттагы мәртәбәле исем алуы белән җырчы Әнвәр Нургалиев котлаган. Без дә кушылабыз. Зифа Нагаеваның иҗат чишмәсе саекмасын! Яңа җырлары белән татар халкын сөендереп, бәрәкәтле гомер итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Зифа Нагаева Әнвәр Нургалиев