Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тамара Ивашина алты немец солдаты белән бер йортта яшәргә мәҗбүр булган

Шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән фашист лагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыны Тамара Федоровна Ивашинага котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.

Тамара Федоровна 1935 елның 7 июнендә Калуга өлкәсенең Спас-Деменск районы Гайдюки авылында туа. Сугыш башлану белән авыл немец гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнә. Ике ел дәвамында Тамара Ивановна әнисе һәм ике кечкенә апае белән алты немец солдаты белән бер йортта яшәргә мәҗбүр була. Әтисе партизаннар янына урманга китә.

1942 елда Тамара Федоровнаны Польшага 130 нчы әсирләр лагеренә алып китәләр. Өенә ул 1945 елның июлендә кайта. Шул ук елны 10 яшендә беренче сыйныфка укырга керә.

Чаллыга ире белән 1973 елда бөек төзелешкә киләләр. 25 ел дәвамында КАМАЗ пресс-рама заводында эшли.

Тамара Федоровна ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев