Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Актаныштан ярдәм

Бүген Актаныш районыннан "Жемчужина» санаториена Украинадан күченеп кайтырга мәҗбүр булучыларга көнкүреш кирәк-яраклары алып килделәр. Әлеге ярдәм Сәфәр мәдәният йортында үткән хәйрия концерты кысаларында җыелды.

Концертны оештыруда 14 авылның үзешчәннәре катнашты. 
Бу хәйрия акциясен Сәфәр авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Һадиев оештыра. "Йортын калдырып чыгып киткән кешегә сабыны да кадерле. Һәркөн юарга, юынырга, ашарга кирәк бит. Халыктан җыелган ярдәмне үз кулларыбыз белән тапшырырга теләдек,"- ди ул. 

Хәзерге көндә "Жемчужина" санаториенда Украинадан күченеп килергә мәҗбүр булган 185 кеше яши. Алар монда бушка туклана. Урын- җир, сөлгеләрне дә график буенча алыштыралар. Бар чыгымнар - ял йорты хисабына. Туган җирләрен калдырып китәргә мәҗбүр булганнар монда тагын күпме яшәячәге билгесез.

Айзирә Имамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев