Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллы мәчетләрендә Ураза Гаете уңаеннан бәйрәм чаралары оештырылачак

Биредә балалар өчен төрле уен-бәйгеләр, викториналар, спорт ярышлары үткәрү күздә тотыла. Шулай ук килүчеләрне тәм-томнар һәм пылау белән дә сыйлаячаклар.

Чаллының “Нур Ихлас”, “Тәүбә” һәм “Әбүзәр” мәчетләрендә Ураза Гаете намазыннан соң бәйрәм чаралары оештырылачак. Якынча алар көндезге сәгать унга планлаштырылган. Биредә балалар өчен төрле уен-бәйгеләр, викториналар, спорт ярышлары үткәрү күздә тотыла. Шулай ук килүчеләрне тәм-томнар һәм пылау белән дә сыйлаячаклар.

Гает намазы вакыты хакында алдан хәбәр иткән идек инде. Шәһәребез мәчетләрендә гыйбадәт чаралары 2 майда иртәнге 6 сәгать 30 минутта вәгазь белән башланып китәчәк. 7 сәгатьтә Гает намазы укылачак. Бу хакта безгә шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс Гайфуллин хәбәр итте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай