Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Аллаһ исемнәре минем йөрәгемдә” бәйгесе җиңүчеләренә квадрокоптер бүләк иттеләр

Чаллы мөхтәсибәте, "Чаллы Яр" мәчете Идел буе Болгар илендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан “Аллаһ исемнәре минем йөрәгемдә” бәйгесен оештырды.

Бәйге барысы өч турдан торды, һәр турда балалар Аллаһ Тәгаләнең 33 исемен мәгънәсе белән яттан һәм язмача белүләрен курсәттеләр.

Шушы көннәрдә балалар "Чаллы Яр" мәчетенә бәйге финалына җыелдылар. Рамазан хәзрәт Идрисов балалардан телдән һәм язмача имтихан кабул итте, нәтиҗәләр ясады, вәгазь сөйләде. Илдар хәзрәт Зияров балаларны һәм әниләрне котлады, бүләкләр тапшырды. Аллаһ Тәгаләнең 99 исемен мәгънәсе белән 20 бала ятлады, һәр бала бүләккә диплом һәм фото-видео төшерергә мөмкинлеге булган квадрокоптер алды. Бәйге бәйрәм өстәле белән тәмамланды, дип хәбәр итә Чаллы мөхтәсибәте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз