Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бәладән котылу өчен нинди дога укырга кирәк?

Ике рәкәгать намаз укыганнан соң мөмкин кадәр кабатлап «Аятел-Көрси», аннары әлеге дога укылыр.

"Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин. Йәә фәттәәхү ифтәх ләнәә хайраль-бәәб. Әллааһүммә нәҗҗинәә минәл-каумиз-заалимиин. Әнтә мәүләәнәә фәнсурнәә галәл-каумил-кәәфириин. Иннәә фәтәхнәә ләкә фәтхәм-мүбиинәә. Вә йәңсуракәллааһү нәсран газиизәә. Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим. Йәә рахмәәнү йәә рахиимү  йәә ләтыйфү йәә әрхәмәр-раахимиин".
 
(Аллаһының исеме белән. Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Син һәр нәрсәдән бөексең, Аллаһым! Сине тәсбих итәмен, чөнки мин залимнәрдән булдым. Әй, колларына бөтен ишекләрне ачучы Аллаһ! Миңа хәерле ишекләрне ач. Әй, Раббым! Мине залим кешеләрдән коткар һәм сакла. Син безнең Раббыбыз, кяферләргә каршы безгә ярдәм ит. Коръәндә фәтех һәм җиңү вәгъдә итәсең. Бу аятьләр хөрмәтенә җиңү һәм ярдәм бир, йә Рабби! Аллаһыдан башка көч вә куәт иясе юктыр. Ул бөек һәм олугтыр. Әй, Рахмән, Рахим һәм Латыйф сыйфатлары булган һәм мәрхәмәтлеләрнең дә мәрхәмәтлесе булган Аллаһым!)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай