Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Баш мөфтигә Алмыш ханны күрсәттеләр

Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан районнарына эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Рамазан аеның 14нче көнендә (15нче апрельдә) республикабызның баш мөфтие Чаллыга килде.

Визиты кысаларында ул Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чарада катнашты, «Без тарихта эзлебез…»  дип исемләнгән театральләштерелгән күренешне карады. Аны театрның сәнгать җитәкчесе, режиссеры Олег Кинҗәгулов сәхнәләштерде, сценариен әдәби бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева язды. Сәхнәдә 921-922 еллардагы вакыйгалар: Алмыш ханның хәлифәткә илче җибәрүе һәм аларны каршы алулары, ислам дине кабул ителү сурәтләнде. 

Шулай ук чарада шәһәребезнең «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы, Чаллы мөхтәсибәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов вәгазь сөйләде. «Зиннәт» балалар ансамбле исә залдагыларны мөнәҗәтләр белән сөендерде.
Әлеге чарадан соң кунаклар Чаллы шәһәре мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган шәһәркүләм ифтар мәҗлесендә катнашты. Бер өстәл артына төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дин өлкәсендә актив эшчәнлек алып баручы шәһәрдәшләр, иганәчеләр, имамнар, җәмәгать эшлеклеләре – барлыгы йөздән артык кеше җыелды.

Мөфти Рамазан аеның фазыйләтләре, бу айда изге гамәлләр кылуның әһәмияте, Коръән уку өчен языла торган саваплар турында сөйләде.

Ифтарга килгән мөхтәсибләр шулай ук вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, шәрәфле кунаклар буларак мәҗлескә Мөслим, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга, Зәй, Тукай, Сарман районы мөхтәсибләре чакырылган иде.

/ Фото Яр Чаллы мөхтәсибәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев