Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллы мәчетләрендә Ураза гаете үтте

«Рамазан аеннан соң да изге гамәл-гыйбадәтләр кылып яшәргә язсын. Һәрвакыт милләт һәм динара татулык булсын», - дип изге теләкләрен ирештерде имам-хатыйблар.

Изге Рамазан ае сизелмичә үтеп тә китте. Олуг бәйрәм – Ураза гаете җитте. Бу уңайдан бүген Чаллының 15 мәчетендә дә гыйбадәтләр үтте.

Халыкың күплеген исәпкә алып, мәчет ишегалларында гыйбадәт өчен өстәмә урыннар да булдырылды.

Бәйрәм чаралары исә иртәнге 6:30 минутта Коръән уку белән башланды. 7 сәгатьтә хәзрәтләребез вәгазь укыды. 

"Аллаһы Тәгалә ихласлык белән үтәгән гыйбадәтләрне – тоткан уразаларны, укыган тәравих намазларын, кылган догаларны, биргән сәдакаларны кабуллардан кылса иде. Илебез, көннәребез һәрчак имин, күгебез аяз, табыннарыбыз мул булсын. Бөек Раббыбыз күңелләрне иман нуры белән яктыртсын. Гаиләләргә тынычлык, сәламәтлек насыйп итеп, ике дөнья бәхетен, бәрәкәтен Үзеннән бүләк итсен. Рамазан аеннан соң да ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып яшәргә, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә ирешергә насыйп булсын. Һәрвакыт милләт һәм динара татулык хөкем сөрсен", - дип изге теләкләрен ирештерде имам-хатыйблар.

Вәгазьдән соң дин кардәшләребез Гает намазын кылды, аннары Аллаһны мактап хөтбә әйтте, дога кылды. 

"Кәүсәр" мәчетенә килүчеләр гыйбадәтләрдән соң кайнар пылаудан да авыз итте.

Бәйрәм чаралары моның белән генә чикләнми. Алар көн дәвамында оештырылачак. "Тәүбә" мәчете янында иртәнге 9дан балалар өчен уен-викториналар, спорт ярышлары үткәрәчәкләр, аттракционнар урнаштырачаклар. Урында ук хәләл ярминкә дә эшләячәк.

Фотода: "Кәүсәр" мәчете

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев