Чаллыда тагын бер яшүсмер вафат булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын бер яшүсмер вафат булды

Аның мәете мәктәптә табылды.

Бүген Чаллының 19нчы мәктәбендә 17 яшьлек яшүсмернең үле гәүдәсен тапканнар. Бу яңа башланган атнада мәгариф өлкәсендә икенче фаҗига.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгаткан.

Хәзерге вакытта үлемгә китергән шартлар һәм сәбәпләр ачыклау буенча тикшерү башланган.

 


үлем-китем

Нет комментариев