Чаллыда Ислам рухи-агарту үзәге төзелеше ничек бара?
Мэр Наил Мәһдиев тикшерде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Ислам рухи-агарту үзәге (Җәмигъ мәчете) төзелешендәге эшләр барышын тикшерде.
"Бу - ярты миллионлы шәһәр өчен мөһим объектларның берсе. Эшләр план буенча бара: хәзерге вакытта белгечләр фасадны ясыйлар һәм бинаның эчке ягын эшләргә әзерләнәләр. Хезмәттәшләр белән 2026 елга планнар буенча фикер алыштык", - дип хәбәр итте ул телеграмм каналында.
Мэр мондый объект төзүне - киләчәккә һәм яшь буынны рухи яктан тәрбияләүгә акча салу дип бәяләде. Ул меценатларга һәм төзүчеләргә Аллаһы ризалыгына тырышлыклары өчен рәхмәт әйтте.
Планлаштырылган барлык эшләр башкарылса якын киләчәктә шәһәр үзәгендә 4 манаралы, 5 гөмбәзле 5 катлы затлы бина булачак. Анда 3200 кеше (бәйрәм көннәрендә 4000) гыйбадәт кыла алачак. Бу мәчет кенә түгел, масштаблы рухи агарту комплекс булачак.
Исегезгә төшерәбез, Җәмигъ мәчете төзелешенә җир участогы бирү турында 1992 елда карар кабул ителгән иде.
Актив төзелеш исә 2017 елда гына башланды. Шуннан бирле ул шәһәр җитәкчелеге, шәхсән мэр Наил Мәһдиевның контролендә.
Фотолар мэрның телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев