Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллыда рәсми төстә “Сөембикә” мәчетен ачтылар

Дин йортының имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Әхмәтовка “Мөфтиятнең 30 еллыгы” медале тапшырылды.

17 августта Чаллыда “Сөембикә” мәчетенең рәсми ачылыш тантанасы булып үтте. Чарага Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов килде. Аны Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Кама буе төбәге казые, Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсе җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сәламләде. Чарада шулай ук шәһәр имамнары, җәмәгать эшлеклеләре, аксакаллар, якын-тирә районнарның мөхтәсибләре һәм иганәчеләр катнашты. 

 

Башкала кунагы Илфар хәзрәт Хәсәнов дин кардәшләргә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән изге теләкләрен ирештерде, мәчетләрнең мөселманнар тормышындагы әһәмияте һәм фазыйләтләре турында сөйләде. Иман йорты төзелешендә катнашучыларга рәхмәт белдереп, Татарстан Мөфтие исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. “Сөембикә” мәчете имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Әхмәтов  “Мөфтиятнең 30 еллыгы” медаленә лаек булды.

Өйлә вакыты җиткәч кунаклар һәм мәхәллә халкы мәчеткә кереп,  Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев җитәкчелегендә намаз укыды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, агачтан төзелгән мәчетнең һәр каты төрле максатлар өчен билгеләнгән. Цоколь катында ике уку сыйныфы, хезмәткәрләр бүлмәсе, ашханә, тәһарәтханә, җыештыру әйберләрен кую бүлмәсе каралган. Беренче катта ир-атлар өчен 130 кешегә исәпләнгән зур намаз залы, имам бүлмәсе һәм веранда булдырылган. Икенче катта хатын-кызлар өчен дә 70-80 кешене сыйдырышлы гыйбадәт урыны каралган. Моннан тыш, мәчеттә мөслимләләр өчен ислам дине нигезләре буенча дәресләр дә алып барыла, ике төркемдә берьюлы 50 кеше белем ала.

фотолар: https://dumrt.ru / http://islamtatar.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев