Аллаһ сезгә нигъмәт бирә, әмма шөкер кылмыйсыз.
Аллаһны таныйсыз, Аңа ышанасыз, әмма хакын үтәмисез, Коръән укыйсыз, әмма аның белән гамәл кылмыйсыз, Пәйгамбәребезне таныйсыз, әмма сөннәтен үтәмисез. Шайтан – безнең дошманыбыз, дисез, ә үзегез аны гамәлдә дус тотасыз.
Җәннәткә ышанасыз, әмма анда керергә омтылмыйсыз, ягъни җәннәт гамәлен кылмыйсыз, ә бу дөньяда җәннәт төзисез. Җәһәннәм бар, дисез, ышанам, дисез, әмма котылырга ашыкмыйсыз, ягъни җәһәннәмгә якынайта торган гамәлләр кыласыз.
Үлемгә ышанасыз, әмма әзерләнмисез, уен-көлке белән мавыгасыз. Кеше гаебен күрәсез, ә үзегезнең гаебегезне күрмисез. Аллаһ сезгә нигъмәт бирә, әмма шөкер кылмыйсыз. Мәетне озатасыз, әмма үзегез гыйбрәт алмыйсыз.
Нет комментариев