Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Фитыр сәдакасын уразаның кайсы көнендә бирергә кирәк?

Иң мөһиме – фитырны ураза гаете укылганчы биреп калырга кирәк.

Изге Рамазан аеның икенче яртысына да аяк бастык. Тиздән фитыр сәдакасын бирер вакыт та җитә. Ни өчен аны уразаның соңгы көннәрендә бирү хәерле икән соң? Ай дәвамында бирсәң ни була? Бу сорауга Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавабын тәкъдим итәбез. 

"Хәнәфи мәзһәбе буенча, аны Рамазан ае керүгә дә, ай дәвамында да бирергә ярый. Әмма иң хәерлесе – Ураза гаете көнне бирү. Пәйгамбәребез фитырны, ярлы, мохтаҗ кешеләрне бәйрәмдә сөендерү максатыннан, гает көнне тамаклары тук булсын дип, аны гает намазына барган вакытта биргән. Иң мөһиме – фитырны ураза гаете укылганчы биреп калырга ашыгыгыз. Гает намазыннан соң ул гади сәдака санала. Мөхәммәд Пәйгамбәр әйтте: «Кем дә кем фитыр сәдакасын гает намазын укыганчы бирсә, ул гөнаһлардан пакьлаучы кабул кылынган сәдака була, ә кем дә кем аны гает намазыннан соң бирсә, ул гади бер сәдака гына булачак» (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы), - ди хәзрәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам