Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Дин һәм тормыш

Гарәфә көнендә догалар кабул була

Әҗер-савап күп тапкырларга арттырылып бирелә.

Бүген Гарәфә көне. Әлеге көн Аллаһы Тәгаләнең иң изге көннәреннән санала. Гарәфә гөнаһлар кичерелә, җәһәннәм утыннан котыла торган көн. Бу көнне хаҗилар Гарәфә үзәнлегенә җыелып, өйлә намазыннан алып кичкә кадәр гыйбадәттә булалар.

Гарәфә көнендә хаҗда булмаган мөселманнарга ураза тоту хәерле эш булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Гарәфә көне уразасы сәбәпле Аллаһы Тәгалә үткән һәм киләсе елның гөнаһларын кичерер дип өметләнәм», — дигән. Тагын бер хәдистә: «Иң күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак» диелә.

Изге гамәлләр эшләгән өчен бу көндә әҗер-савап күп тапкырларга арттырылып бирелә. Хакыйкатьтә, Аллаһыдан башка беркем дә аның асыл кыйммәтен белми. Әҗер-савапларның күләме арткан кебек, бу көндә гөнаһлар да берничә тапкырга арттырып языла.
Әлеге көнне файдасыз бушка уздырудан сакланырга кирәк. Гарәфә көнендә ураза тоту, Коръән уку, күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның ярлыкануын сорау киңәш ителә.

Гарәфә көне белән бер үк вакытта Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дә килде. Бу көннәрдә 5 июньнең иртәнге намазыннан алып 9 июньнең икенде намазын да кертеп, егерме өч фарыз намазның һәр кайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, аны данлап, өч мәртәбә: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр. Ләәә иләәһә илләллаһу вәллааһу әкбәр. Аллаһу әкбәр вә лилләәһил хәмде» дип тәкбир әйтелә (хатын-кызлар тәкбирне пышылдап әйтә). Ялгыз намаз укыган кеше әйтсә — ул зур савап. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда ул вәҗиб, вәҗиб булуының мәгънәсе — адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

Фото ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев