Гөлчәчәк Титова: “Гарәпләр Россиядә мөселманнар барына шаккатты”
“Шәһри Чаллы”да “Җомга иртәсе” тапшыруын алып баручы, журналист, эшмәкәр Гөлчәчәк Титова шушы көннәрдә Гомрә хаҗыннан кайтты.
Шул уңайдан аны редакциягә кунакка чакырып, туры эфирда әңгәмә кордык.
"Бервакыт ике гарәп ханымы яныма килеп утырды. Сөйләшә башладык. “Сез каян?” диләр. Рюкзакларга “Татарстан” дип язылган. “Кайда ул?” диләр. “Россиядә” дим. Шаккатып “Россиядә мөселманнар бармыни?” диләр. Кулымдагы Коръәнне күреп, укый белүем белән кызыксындылар, укып күрсәтергә сорадылар. Укыгач, сөйләшә белмәсәк тә укый белүгә тагын да гаҗәпләнделәр. Алар өчен без экзотика. Алар каралар, без ак йөзле, киенү рәвешебез дә, телебез дә башка. Бу сәфәремдә бик күп таныш булмаган кешеләр белән аралашырга насыйп булды, телефоннарыбызга видеолар яздырдык. Тел белмәү киртә түгел икән", - дип сөйләде Гөлчәчәк ханым.
Әңгәмәнең тулы вариантын тиздән “Шәһри Чаллы”дан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев